Не ошибается лишь тот, кто ничего не делает. Не бойтесь ошибаться - бойтесь повторять ошибки.
Теодор Рузвельт

Методическая копилка

💥💥💥


Зурлар группасында тематик шөгыль

Тема: «Тылсымлы урман»

Максат: балаларның зиһенгә алу, әкиятне сәхнәләштерә белү сәләтен үстерү; кыргый хайваннар һәм аларның балаларын танып әйтә белүне ныгыту; ябыштыру һәм сөйләм телен үстерү шөгелендә бәйләнеш булдыру, табигатьнең матурлыгын күрә белергә һәм аңа карата мәхәббәт, кайгыртучанлык хисе тәрбияләү.

Җиһазлар: руль,геометрик фигуралар белән рәсемнәр, хайваннар һәм балаларының рәсеме, куян, аю, бүре, төлке маскалары, агачлар, чәчәкләр, гөмбәләр, җиләкләр, клей, пумала, салфетка, магнитофон, кошлар сайравы тавышы.

Шөгыль барышы:

Тәрбияче: Балалар карагыз әле, безгә күпме кунак килгән. Әйдәгез исәнләшик кунаклар белән.

Балалар: Исәнмесез!

Кунак: Хат бирделәр, сезгәме, юкмы?

Тәрбиче: Әйдәгез карыйк. Безнең туган авылыбыз ничек атала?

Балалар: Шыгырдан.

Тәрбияче: Без йөри торган балалар бакчасы ничек атала?

Балалар: Сандугач.

Тәрбияче: Ә төркемебез?

Балалар:Теремок.

Тәрбияче: Балалар бу хат безгә юлланган. Әйдәгез ачып укыйк. “Кадерле Кояшкай төркеме балалары! Сезгә “Түгәрәк икмәк”әкиятеннән әби белән бабай хат яза.Безнең түгәрәк икмәгебез югалды,табырга булышыгыз зинһар өчен. Балалар булышабызмы? Балалар:Әйе,булышабыз. Тәрбияче:Әби белән бабай еракта урманда торалар ,җәяү барып җитеп булмый,нәрсә белән барабыз? Балалар:Автобус белән.

Тәрбияче:Шофер Самат була,ә без пассажирлар. Күңелсез булмасын өчен уйнап алабыз.”Дөрес әйт.”(геометрик фигураларны дөрес әйтергә.Өй –нинди фигуралардан тора?

Балалар:Өчпочмак,квадрат,дүртпочмактан тора.

Тәрбияче:кораблик,чыпчык,кар бабай.?

Менә урманга килептә җиттек.(кошлар сайрый, сулау гимнастикасы ясау). Урман һавасы нинди?

Балалар:чиста.саф,хуш исләр.

Тәрбияче:урманда үзеңне ничек тотарга?

Балалар:кычкырмаска,сызгырмаска.

Тәрбияче:дөрес. Әйдәгез табигатьне сәламлик:

Исәнме алтын кояш

Исәнме зәңгәр һава

Исәнме ирекле җил

Исәнме бәләкәй имән.

Урманда нинди җәнлекләр яши?

Балалар: Кыргый җәнлекләр.

Тәрбияче: Ни өчен?

Балалар: Чөнки алар урманда яшиләр.

Тәрбияче: Уен уйнап алабыз. “Кайсы җәнлек югалды?” яки “Көн- төн”.

Төнлә нишлибез? (йоклыйбыз, күзләрне йомабыз; көндез- күзләрне ачабыз.

Балалар күзләрен йомгач бер балага маска кигезеп агач артына яшерәбез, көн дигәч күзләрен ачалар, нинди җәнлек югалганын рәсемнәр арасыннан карап әйтәләр. Рәсемдә куян , төлке, аю, бүре, керпе, тиен. Шулай иттереп уен азагында керпе белән тиен рәсемнәре генә кала).

Булдырдыгыз, әйдәгез түгәрәк икмәкне эзләп урман буйлап барыйк. Ай карагыз әле, куян утыра агач артында. Исәнме ,куян!

Куян: Исәнмесез!

Балалар: Куян, син түгәрәк икмәкне күрмәдеңме?

Куян: Күрдем, үзенең җырын җырлады да тәгәрәп китте. Кая киткәнен күрмичә дә калдым.

Тәрбияче: Әйдә безнең белән эзләргә барасыңмы?

Куян: Әйе, барам.

(Алга таба баралар, агач төбендә бүрене күрәләр).

Балалар: Исәнме,бүре! Син түгәрәк икмәкне күрмәдеңме?

Бүре:Исәнмесез! Күрдем, үзенең җырын җырлады да тәгәрәп китте. Кая киткәнен күрмичә дә калдым.

Тәрбияче: Әйдә безнең белән эзләргә барасыңмы?

Бүре: Барам.

(Алга таба баралар, чыршы кырыенда йоклаучы аюны күрәләр).

Балалар: Исәнме,аю! Син түгәрәк икмәкне күрмәдеңме?

Аю:Исәнмесез! Күрдем, үзенең җырын җырлады да тәгәрәп китте. Кая киткәнен күрмичә дә калдым.

Тәрбияче: Әйдә безнең белән эзләргә барасыңмы?

Аю: Барам.

(Алга таба баралар, төлкене очраталар).

Балалар: Исәнме,төлке! Син түгәрәк икмәкне күрмәдеңме?

Төлке: Юк, күрмәдем.

Тәрбияче: Ә кулыңдагы капчыкта нәрсә ул? Карарга буламы?

(Капчыкны ачалар анда түгәрәк икмәк).

Төлке: Ой зинһар өчен гафу итегез мине.

Тәрбияче: Алдакчы, син түгәрәк икмәкне ашарга теләдеңме?

Төлке: Балалар мин бүтән алай эшләмәм, мине гафу итегез.

Тәрбияче: Балалар гафу итәбезме?

Балалар: Әйе.

Тәрбияче: Әйдәгез балалар түгәрәк икмәкне әби белән бабайга алып барыйк. Карагыз эле, балалар,тиздэн безнен бэйрэм бит.Нинди бэйрэм эле?

Эйдэгез балалар бергэлэп кадерле бабабызга булэк эзерлик.

(булэк эзерлилэр)

 

Әби: Исәнмесез, балакайларым!

Балалар: Исәнме, әбекәй! Без сиңа түгәрәк икмәкне һәм үзебезнең җыйган күчтәнәчләрне бүләк итәбез.

Әби: Минем дә сезгә күчтәнәчләрем бар.

(Конфетлар, печеньеләр).

Тәрбияче: Рәхмәт, әби. Безгә инде кайтырга вакыт бакчабызга.

Балалар: Сау бул, әбекәй һәм бабакай, түгәрәк икмәк! Түгәрәк икмәк син әби белән бабакайдан бүтән качма.

Түгәрәк икмәк: Юк, юк, качмамын.

(Балалар автобуска утырып бакчага кайтып китәләр).

👫👫👫👫👫👫👫👫👫👫👫👫

« 2 яшьтэн   3 кэ  кадэр  балаларнын   психик  усешенен  яшь   узенчэлеклэре. Тэрбия  пэм  белем   биру   бурычлары.»

   Оченче   яшьтэ  балалар   мостэкыйльрэк  була  башлыйлар. Предметлы  эшчэнлек , бала  белэн  олкэннэрнен   ситуатив – эшлекле  аралашулары  усэ   бара, кабул  итучэнлеклэре, сойлэм,  уз – узлэрен  ирекле   тотунын    башлангыч    формалары, уеннар,  курсэтмэле – тээсирле фикер йортулэре  камиллэшэ.

    Охшарга  тырышу объекты сыйфатында пэм  шулай ук   балаларнын  уз   активлыгын  да   устеруче  урнэк   итеп  олылар  тэкъдим   иткэн  модель   нигезендэ,  кораллы   эш – гамэллэр табигый  активлыкны, белем пэм  кунекмэлэр ярдэмендэ    барлыкка   килуче активлыкка    узгэртеп, баланын   ирекле   тэртибен  устерэлэр.  

     Олылар  белэн  уртак предмет  эшчэнлеге барышында  сойлэмне анлау усэ.  Балалар  узлэрен  эйлэндереп   алган  предмет  исемнэрен  узлэште-    рулэрен  дэвам   итэлэр, олыларнын  гади  суз  белэн  белдергэн  утенечлэ-   рен  утэргэ   ойрэнэлэр.  Бала  анлый  торган  сузлэр  саны  шактый   арта. Бала   олыларнын   курсэтмэлэрен  генэ  тугел,  э аларнын хикэялэулэрен  дэ   анлый   башлый.

    Балаларнын   актив   сойлэме  интенсив   усэ.  3 яшькэ  алар  топ  грам-    матик  структураларны  узлэштерэлэр, гади  жомлэлэр  тозергэ  тыры-    шалар,  олкэннэр   белэн  сойлэшкэндэ   барлык  суз  торкемнэрен  дэ  дияр-  лек  кулланалар. Актив  сузлек  якынча   1000 – 1500  сузгэ  житэ. 3 яшь ту-   ларак  сойлэм   баланын   яшьтэшлэре   белэн  аралашу   чарасына   эйлэнэ.  Бу  яшьтэ  балаларда  уен, рэсем ясау,  конструкциялэу   кебек  яна  эшчэн-  лек   торлэре   формалаша.

   3 нче  яшьтэ  куру пэм ишету  сэлэте  камиллэшэ.Бу балаларга  кайбер биремнэрне  хатасыз утэргэ  момкинлек  бирэ: 2 – 3 предметны формасы,  зурлыгы пэм  тосе  буенча  сайлап    алу,  койлэрне  аеру, жырлау.

    Бу яшьтэге   балаларга  уй – фикерлэрне анлап  бетермичэ  эйту, импульсивлык,  хислэр  пэм телэклэренен  ситуациялэрдэн     бэйле   булуы    характерлы.Балалар  яшьтэшлэренен  эмоциональхалэтенэ  бик  жинел  бирелэлэр. Шулай да  бу чорда  балада  ирекле  тэртип  формалаша  баш-   лый. Ул  кораллы  эш – гамэллэр  пэм  сойлэм  усеше  белэн  анлатыла.  Ба-   лаларда  горурлык  пэм  оялу хислэре  барлыкка   килэ, исем  пэм  женси  тэн  гэллек   белэн  бэйлэнешле   узан    элементлары  формалаша   башлый. Ин  кече  яшьтэгелэр  чоры  3 яшьлеклэр  кризисы белэн  тэмамлана.Бала  узе- нен  олылардан аерылып  торучы аерым кеше  икэнлеген  анлый башлый. Анда    Мин  образы  формалаша. Кризис куп кенэ тискэре  куренешлэргэ   сэбэпче   була:  негативлык,кирелек,еш кына  олкэннэр  белэн  монэсэбэт-   лэрнен бозылуы п.б. Кризис   берничэ  айдан 2 елга  кадэр  сузылырга  момкин.

                                Тэрбия пэм белем биру  бурычлары. 

      Балаларнын   сэламэтлеклэрен   ныгытуны  пэм организмнарын   чынык-  тыруны дэвам иту.Уз – узенэ  хезмэт курсэту,  похтэлек,  чисталык  кунек-   мэлэре    биру. Топ  хэрэкэтлэрен  устеру, ардырмау.

     Курсэтмэле – тээсирле фикерлэу  белэн беррэттэн курсэтмэле – йогынты  лы  фикерлэу    элементларын  да   формалаштыру.Балаларнын   игътибар         лылыгын,   истэ  калдыру сэлэтен  арттыру.  Эйлэнэ – тирэдэ  ориентлаша    белу  кунекмэлэре   тэжрибэлэрен   арттыру,  торле  сенсорик   тээсирлэр   белэн   баету.

    Тирэ – юньдэге  предметлар  пэм  алар  арасындагы  бэйлэнеш  турында   башлангыч  тошенчэлэр   биру.Табигать  куренешлэренэ   кызыксыну   уяту   усемлеклэргэ  сак караш   тэрбиялэу.

      Балаларнын   сойлэм   кунекмэлэрен устеру эшен  дэвам иту.Сузлек  запасын   баету, сойлэмнэренен   грамматик  тозелешен   камиллэштеру.  Курсэтмэ  эсбаплар   кулланмыйча гына   олкэннэрнен  сойлэмен анларга   ойрэту. Оч  яшькэ  сойлэмнен  тулы  кыйммэтле  сойлэшу чарасы   булып   эверелуенэ  ирешу.

     Сюжетлы – рольле  уеннарнын алшартларын   булдыру, яшьтэшлэре  белэн  янэшэ,  сонрак бергэлэп  уйнау кунекмэлэрен устеру. Яшьтэшлэре  арасында  уз – узлэрен дорес тотарга ойрэту.Балаларга , олкэннэргэ ка-   рата    жылы  монэсэбэт,  ата – аналарына, якыннарына карата мэхэббэт   йогынтысы   тэрбиялэу.

     Балаларнын сэнгати  зипенгэ  алу, сэлэтен устеру пэм  музыка, жыр, алар  анлый  алган сынлы сэнгать, эдэби эсэрлэр белэн  тээсирлэнэ белулэренэ   ирешу.

 

 



 

Комментариев нет:

Отправить комментарий